Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады
2008 елдан башлап, Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа гомуми белем бирү мәктәбе базасында Ш.Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
- Быел февраль аенда, бүген - 16 февральдә, мәктәптә конференциянең җиденчесе башланды.
Һәм бу галимнең 200 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Әлеге конференция Мәгариф министрлыгы планына кертелеп, шул план нигезендә үткәрелә. Ул берничә өлештән...